2027 елдан 1 гыйнварыннан 14 яшькә кадәрге балаларга аерым чит ил паспорты кирәк булачак.
2027 елдан 1 гыйнварыннан 14 яшькә кадәрге балаларга аерым чит ил паспорты кирәк булачак. Элек рәсмиләштерелгән паспортларда балалар турында ясалган билгеләр документның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы үз көчен саклаячак. Әмма иске үрнәктәге паспортларга балалар турында яңа мәгълүмат кертелмәячәк. Хәзерге вакытта 14 яшькә кадәрге бала, аның мәгълүматлары әти-әнисенең биш елга бирелә торган чит ил паспортына кертелгән булса һәм бару өчен сайланган ил кагыйдәләре рөхсәт итсә, әти-әнисе белән чит илгә чыга ала. Мондый тәртип, аерым алганда, Мисырга, Таиландка һәм Төркиягә барганда кулланыла. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә керү өчен балага хәзер үк аерым документ кирәк. Интертат МАХта