Җырчы Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрләрдә җан әрнүе белән бүлешә. Чаллыдагы концерт...
Җырчы Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрләрдә җан әрнүе белән бүлешә. Чаллыдагы концертыннан соң җырчыга начар эчтәлектәге комментарий килеп төшкән. Кичә концертта мин чын күңелемнән җырладым, ә бүген миңа: «Син карт инде, пенсиягә кит», – дип язалар… Әйе, яшь түгел, идеаль дә түгел. Ләкин минем дә йөрәгем бар, ул да әрни. Мин сәхнәгә дан өчен түгел, ә җырларга, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәргә дип чыгам. Минем дә балам бар. Мондый сүзләрне укырга бик авыр. Әйдәгез, бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булырга тырышыйк. Мине аңлаган һәр кешегә олы рәхмәтем. Ә бу хатка ничек җавап бирергә дә белмим, – дип язган Сиринә Зәйнетдинова. Интертат МАХта