Айдар Галимов белән Алсу дуэтын тәнкыйтьләгәннәр.
Айдар Галимов белән Алсу дуэтын тәнкыйтьләгәннәр. Айдар Галимов Россия эстрадасы йолдызы Алсуның Уфада узган сольный концертында якташы белән дуэтта Рим Хәсәнов иҗат иткән легендар «Кышкы романс» җырын башкарган. Тамашачыларның бер өлеше әлеге дуэтны югары бәяләгән. Әмма Айдар Галимов белән Алсуның дуэтын ошатмаучылар да күп булган. «Фидан Гафаровка җитми инде», «Гафаров бу җырны шәп җырлый иде. Аерым бер тембр белән, бөтен күңелен биреп», – дип язалар алар. «Алсуның тавышы бөтенләй ишетелми. Ул беркайчан да җырлый белмәде», «Ничек кенә хөрмәт итсәм дә язам – Айдар абыйга бармый бу җыр», «Бу җыр өчен тавышыгызның көче җитми», – дип комментарийлар язып калдыручылар да байтак булган. ❓Ә сез ничек уйлыйсыз? Комментарийларда языгыз⤵️ Интертат МАХта