«Төнге намаз — күңелнең Аллаһка ихласлыгын күрсәтүче вакыт. Бу — дөнья мәшәкатьләрен бе...
«Төнге намаз — күңелнең Аллаһка ихласлыгын күрсәтүче вакыт. Бу — дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, җаның белән Раббыңа якынаю вакыты. Тыныч төндә күзләрне йокы басканда, галәм тынлыкка чума. Нәкъ шул чакта Аллаһның рәхмәт ишекләре ачык кала: йөрәге сынганнарга — юаныч, һидаять эзләгәннәргә — туры юл, хаҗәтләре булганнарга — догаларын кылу мөмкинлеге… Кешеләр йоклаганда уяу калып, Раббың белән ялгыз калу — күңелнең иң гүзәл халәтләреннән берсе. Тәһәҗҗүд намазы — Раббыңа якынаю юлы. Әйдәгез, бүген Җомга кичендә төнге намазга торырга ният итик!» – ди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, мөгаллим Зөлфәт хәзрәт Габдуллин. Интертат МАХта