Хезмәт хакын тоткарласалар, компенсация ничек алырга?
Хезмәт хакын тоткарласалар, компенсация ничек алырга? Хезмәт хакын вакытында түләмәү — закон бозу. Эш бирүченең финанс кыенлыклары аны җаваплылыктан азат итми. Тоткарланган һәр көн өчен хезмәткәргә түләнмәгән суммадан Үзәк банкның төп ставкасының кимендә 1/150 өлеше күләмендә компенсация тиеш. Акча түләнгән көн дә исәпкә алына. Компенсация алу өчен эш бирүчегә язма таләп юлларга, хезмәт шартнамәсен, исәп-хисап кәгазьләрен һәм банк күчермәләрен сакларга кирәк. Нәтиҗә булмаса, Дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хезмәт хакы 15 көннән артык тоткарланса, закондагы искәрмәләрне исәпкә алып, эш бирүчегә язмача хәбәр итеп, эшне туктатып торырга була. Бу чорда уртача хезмәт хакы саклана. Интертат МАХта