Кемдер өчен
Кемдер өчен Онытмассың диеп өметләнмим, Онытырсың хәтта төсемне. Башка хисләр бик тиз күмеп китәр Ялгыш кына күргән төшеңне. Онытырга теләмәгәндә дә Оныттыра торган сәбәп бар: Икебезне ике төрле итеп Күрсәтә шул безнең сәгатьләр. Сәгатьләрне дөресләп тә булыр, Тик «дөресләп» булмас вакытны. Кемдер өчен тәүге сөюләр бит Кемдер өчен була актыккы. Фәнис Яруллин Интертат МАХта
228 просмотров