Перейти к содержимому
Максиметер

❗️Казанда 51 яшьлек хатын-кыз «стаффордширский терьер» токымлы өй эте талаганнан соң ре...

❗️Казанда 51 яшьлек хатын-кыз «стаффордширский терьер» токымлы өй эте талаганнан соң реанимациягә эләккән. Фаҗига Мамадыш трактындагы тулай торакта булган. Беренчел мәгълүматлар буенча зыян күргән хатын-кыз бу этне асраучы күршесе янына кергән булган. Хатын-кызның бите авыр яраланган, шулай ук тәненең калган өлешләрендә дә җәрәхәтләре бик күп. Кызы сүзләренчә, аның әнисе этнең хуҗасын яхшы белгән. Күршеләр аралашып яшәгән, уртак кухняда бергә ашарга пешергән, ә әниләренең элек бу эт белән урамда да йөргәне булган. Зыян күрүченең туганнары фаразлаганча, хуҗа хатын этен зыян күрүчегә махсус өстергән булырга мөмкин. Бу фараз әлегә расланмаган. Зыян күргән хатын-кызның якыннары полициягә гариза язган.

1 376 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 980 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.