Милли аяк киеме җитештерүнең традицион технологиясе башында торган Илдус Гайнетдинов ва...
Милли аяк киеме җитештерүнең традицион технологиясе башында торган Илдус Гайнетдинов вафат. Илдус Гайнетдинов күнне сәнгатьле эшкәртү өлкәсендә тәүге профессиональ рәссамнарның берсе, аяк киемнәре һәм күн әйберләр буенча конструктор-технолог. Ул гамәлгә куйган «Сәхтиян» оешмасының соңгы казанышы - Россия Федерациясенең халык сәнгате һөнәрчелеге предприятиеләренең федераль исемлегенә кертелүе, бу әлеге исемлеккә кетелгән Татарстаннан беренче предприятие. Ул аяк киеме җитештерүнең традицион технологиясен торгызу башлангычында тора. Каюлы күннән хатын-кыз һәм ир-ат читекләре, туфлиләр, диван мендәрчекләре, йорт җиһазы тышлыклары, дивар паннолары, бүләк җыелмалары (читек, букча, янчык һәм портмоне) үрнәкләрен эшли. Интертат МАХта