Бөгелмәдә Губин исемендәге сәламәтләндерү лагеренда хәле начарланган 12 яшьлек кыз вафа...
Бөгелмәдә Губин исемендәге сәламәтләндерү лагеренда хәле начарланган 12 яшьлек кыз вафат булды. Үлем сәбәбе – менингококк инфекциянең тиз формасы, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококкцемия. Менингококк инфекциясе – һава-тамчы юлы белән йога торган бактериаль авыру. «Татарстанда мондый очраклар, кызганыч, ел саен теркәлә. Менингококкның катлаулы формасының төп куркынычы аның яшен тизлегендә үсеп, үлемгә китерүе. Кайвакыт авыру шулкадәр тиз аза, хәтта заманча медицина ысуллары һәм реанимация чаралары да нәтиҗәсез була», – Казан медицина университетының балалар йогышлы авырулары кафедрасы мөдире, профессор Владимир Анохин. Бу фаҗигане булдырмый калуның бердәнбер ышанычлы ысулы – вакытында вакцинация ясату Интертат МАХта
Канал в каталоге Максиметера
4 974 подписчиков · Новости