Син безне тудырдың, үстердең,
Син безне тудырдың, үстердең, Тик сиңа бурычлы мәңге без. Юк бит ул тагын бер синдәй җир — Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз! Көч бирдең, дәрт бирдең, рух бирдең — Улларың, кызларың — баһадир. Сокланмый мөмкинме соң сиңа — Суың — су! Күгең — күк! Җирең — җир! Яуларда, хезмәттә, сәнгатьтә Исемең акладык, Татарстан. Син безне күтәрдең — без сине — Язың — яз! Җирең — җир! Даның — дан! РЕНАТ ХАРИС Интертат МАХта
Канал в каталоге Максиметера
4 972 подписчиков · Новости