Хөрмәтле Аккуз авыл жирлегендэ яшэгэн хэм эшлэгэн барлык медицина хезмәткәрләре! — 21 июня 2026 г. в 07:34:24.592
Хөрмәтле Аккуз авыл жирлегендэ яшэгэн хэм эшлэгэн барлык медицина хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйбыз🌹 Сезнең хезмәтегез – иң намуслы, иң җаваплы һәм иң изге хезмәтләрнең берсе. Сез кеше гомерен саклаучылар, авыруларга өмет бирүчеләр һәм сәламәтлек ишеген ачучылар. Көн саен сез кешеләрнең авыртуларын тыңлыйсыз, аларга терәк буласыз һәм аякка бастыру өчен бар көчегезне саласыз. Сабырлык, көч-куәт, һөнәри осталык һәм кешелеклелек өчен рәхмәт🙏🏻 Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәтегездә уңышлар һәм чиксез рәхмәтле пациентлар ,тик якты көннәр, күтәренке кәеф, азрак борчылулар һәм күбрәк шатлыклы мизгелләр телибез.Сәламәт булыгыз, үзегезне дә саклагыз🌹

