Туй күлмәге ак ефәктән — 14 июля 2026 г. в 13:05:02.509
Туй күлмәге ак ефәктән Кызлар гүя кошлар Аклык бит ул сафлык бит ул Яусын әйдә алкышлар ⠀ Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек Туй күлмәге бер көнлекме Туй күлмәге гомерлек ⠀ Ак күлмәкләр, ак теләкләр Туйда гомер гомердән Туй күлмәге кигән кызның Урны була гел түрдән ⠀ Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек Туй күлмәге бер көнлекме Туй күлмәге гомерлек ⠀ Бәхет бит ул, шатлык бит ул Туй күлмәге киюе Иркәм диеп, ярым диеп Онытылып сөюе ⠀ Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек Туй күлмәге бер көнлекме Туй күлмәге гомерлек

