Бүген, 5 июнь – «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова үзенең туган көнен билгеләп ү... — 5 июня 2026 г. в 16:38:44.360
Бүген, 5 июнь – «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова үзенең туган көнен билгеләп үтә! 🌸 Хөрмәтле Лилия Бәшир кызы! Сез – көчле җитәкче, илһам чыганагы һәм һәрвакыт яңа идеяләр белән рухландырып торучы шәхес. Сезнең тырышлык, зирәклек һәм күңел җылысы коллективыбызны зур уңышларга илтә. Чын күңелдән Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телибез. Барлык хыялларыгыз да чынга ашсын, ә алдагы көннәрегез матур вакыйгаларга бай булсын! 🫶🏼 Иң изге теләкләр белән, «Күңел» радиосы һәм «Чаллы ТВ» телекомпаниясе коллективы 💚

