«Срочно удалять!» — табиб шулай дигәч, операциягә ризалаштым… 💔 — 13 мая 2026 г. в 10:28:17.857
«Срочно удалять!» — табиб шулай дигәч, операциягә ризалаштым… 💔 Күпләргә таныш җырчы Чәчкә социаль челтәрләрдә шәхси тарихы белән уртаклашты 🖋️ Җырчы сүзләренчә, соңгы вакытта тамашачылар аңа еш кына: «Битеңдәге миңең кая? Матур иде бит! Синең изюминкаң иде» — дип яза башлаган. Чәчкә үзе дә бу миңне яратуын яшерми. Ләкин соңгы елларда миң зурая, үсә башлый. Беркөнне иртән битен тастымал белән сөрткәндә ул аны ялгыш сыдырып ала. Җырчыга миңнең төсе дә үзгәргән кебек тоела башлый. Бу хәлдән соң Чәчкә табибларга мөрәҗәгать итә. Тикшерүләрдән соң табиблар: «Срочно удалите, тем более вы замечаете, что она прогрессирует», — дип операциягә юллама бирә. Операция җиңел узса да, җырчы гистология нәтиҗәләрен көткән вакытта нык борчылган. Бәхеткә, анализлары яхшы булган. Чәчкә язылучыларына мөһим киңәш тә бирә: 👉🏼 «Тәнегездә миңнәр күп, һәм аларның үрчүен, зураюын күрәсез икән, вакытны сузмыйча табибка күренергә кирәк» Сәламәтлек — иң зур байлык. Сәламәт булыйк! 🤲🏼

