🕊️ Кайгылы хәбәр. Татар мәдәнияте зур югалту кичерә… — 16 мая 2026 г. в 20:32:07.837
🕊️ Кайгылы хәбәр. Татар мәдәнияте зур югалту кичерә… Танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова вафат булды. Җырчыга нибары 65 яшь иде... Ул тамашачылар күңелендә ихласлыгы, моңлы тавышы һәм күңелләргә үтеп керерлек җырлары белән истә калды. Аның «Оныттырма», «Бер түзәр әле җаным», «Мәхәббәт җимешләре» җырлары халык күңелендә аерым урын алып тора. Резидә Кадыйрова 5 елдан артык каты авыру белән көрәшкән. Быел гыйнвар аенда гына аның тормыш иптәше Данис әфәнде дә бакыйлыкка күчкән иде. Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын 🤲🏼

