⚡️ 2015 елда Омскида казарма җимерелү фаҗигасеннән соң ике аягын югалткан блогер, параа... — 21 мая 2026 г. в 17:42:06.198
⚡️ 2015 елда Омскида казарма җимерелү фаҗигасеннән соң ике аягын югалткан блогер, параальпинист Рөстәм Нәбиев чираттагы зур үрне яулады — ул Эверестка менде 🏔️ Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте. «20 май көнне Непал вакыты белән иртәнге 8:16да мин, Рөстәм Нәбиев, альпинизм тарихында беренче булып Эверестка кулларым белән генә мендем! Мин бу җиңүемне мине күзәтеп барган һәр кешегә багышлыйм. Әйтәсе килгән сүзем бер генә: яшисез икән — көрәшегез! Соңгы сулышка кадәр көрәшегез!» — дип язган ул 🌄 Рөстәм дөньядагы иң биек ноктага кул көче белән генә күтәрелгән беренче кеше буларак тарихка керде. Язылучылары аны меңләгән комментарийлар белән котлап, соклану һәм хуплау сүзләре юллый 👏🏼 📷: Рөстәм Нәбиевнең сәхифәсеннән

