👏🏼 Бүген «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясенә нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе Шәф... — 2 июня 2026 г. в 22:30:15.736
👏🏼 Бүген «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясенә нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе Шәфигуллин Рахман Галим улы үзенең туган көнен билгеләп үтә 🎁 Талантлы баш мөхәррир һәм тәҗрибәле җитәкче телерадиокомпанияне яңадан торгызу өчен күп хезмәт куйды һәм ул эшләгән елларда компания зур уңышларга иреште. Рахман Галимович төпле акыллы, киләчәкне күзаллый белгән җитәкче буларак үз командасына профессионалларны туплый алды. Аның кул астында эшләгән журналистларның күбесе бүген республика һәм федераль каналларда хезмәт куя. Бүгенге көндә эшләрен журналистика өлкәсендә дәвам итүчеләр дә үзләренең остазларына мең рәхмәтле. Рахман Галимович, без Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигез тормыш, балалар, оныклар игелеге телибез!

