«Авыл… яки тимер арба тарихы» 😅 Җырчы, автор-башкаручы Фирүзә үзенең кызыклы балачак в... — 15 мая 2026 г. в 16:15:16.751
«Авыл… яки тимер арба тарихы» 😅 Җырчы, автор-башкаручы Фирүзә үзенең кызыклы балачак вакыйгасы белән уртаклашты 👇🏼 5–6 нчы сыйныфларда укыган чак. Җәйге каникул саен Чаллыдан абыйлар кайта иде (әниемнең энесе) һәм безне кунакка алып китәләр иде. Без шул көннәрне түземсезлек белән көтә идек! Циркка йөртәләр, Салават Фәтхетдинов концертына алып баралар, ГЭС базарын күрсәтәләр, тәмле туңдырма ашаталар — күңелне күреп үстерделәр. Мәңге рәхмәтлемен 🤍 Берсендә җиңгинең артыннан барам, ә ул үкчәле туфли белән асфальттан «шак-шок» итеп атлый. Минем дә шулай йөрисем килде! Әнинең туфлие бар, тик авылда асфальт юк… Нишләдем дисезме? 🧱 Шушы тимер арбаны алып фермага киттем дә кирпеч ташып бакчага сукмак салдым: 5 рейс алып кайтканмындыр (әле ул арбаның авырлыгын белсәгез сез — тимердән бит ул!) Аннары үкчәле туфли киеп, көннәр буе рәхәтләнеп йөрдем – үземчә шәһәр кызы булып ☺️ Соңыннан шул сукмак буйлап чәчәкләр дә утырттым… Авыл — ул үзе бер тарих 🤍

