🎬 «Илһам» фильмының төп роленә «Күңел» радиосы алып баручысы һәм Чаллы татар дәүләт др... — 25 июня 2026 г. в 13:07:48.660
🎬 «Илһам» фильмының төп роленә «Күңел» радиосы алып баручысы һәм Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров сайлап алынган иде. Экранда ул татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров образын гәүдәләндерәчәк. Без Марсель белән әлеге җаваплы роль, әзерлек процессы һәм геройның үзенчәлекләре турында сөйләштек 🎞️ «Илһам» фильмы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә төшерелә ☑️ *видеоөзекләр артистның социаль челтәрдәге шәхси битеннән алынды.

