Җырчы Фирүзә татар милли мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрне саклап калуга, шулай ук ... — 22 июня 2026 г. в 16:00:03.087
Җырчы Фирүзә татар милли мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрне саклап калуга, шулай ук Татарстан белән Башкортстан республикалары арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде 💐 «Бүген миңа Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге җитәкчесе Илсур Фәнил улы Ихсанов Рәхмәт хаты тапшырды. Иҗатымны хөрмәт иткәнегез өчен зур рәхмәтлемен», – дип язган җырчы үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Фирүзәне чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы иҗат юлында да яңадан-яңа уңышлар телибез! 👏🏼

