🌿 «МАРШРУТ: АВЫЛ» — ДҮРТЕНЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШ
🌿 «МАРШРУТ: АВЫЛ» — ДҮРТЕНЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШ Тукай районы Колыш авылында, Ык елгасы яр буенда, безнең өчен гадәти булмаган хайваннар - дөяләр асраучы гаилә бар. Без дә карап, танышып кайтырга булдык һәм төркемебез белән Колышка юл тоттык🚘 Бу чыгарылышта Тукай районы Колыш авылында инде 5 ел дәвамында крестьян-фермер хуҗалыгында дөяләр асраучы Инзилә Шәйхуллина белән танышабыз. Фермерлык эше, хайваннарны ярату, аларны карый белү сәләте Инзиләгә әтисеннән күчә. Бүгенге көндә аларның фермасында сыерлар, бозаулар, сарыклар, атлар бар. Ә дөяләрне Шәйхуллиннар Арча районыннан алып кайткан. Чүлдә яшәргә яраклашкан ике өркәчле дөяләр безнең климат шартларында да үзләрен яхшы хис итәләр. Сәламәтлекләрен мал табиблары күзәтеп тора. Бездә үскән яшечләрне - алма, кабак, бәрәңгене аеруча яратып ашыйлар. Атлар, сарыклар белән бергә көтүгә дә йөриләр. Хәзер Шәйхуллиннарның дүрт баш дөяләре бар. Киләчәккә дә планнары зурдан аларның: гадәти булмаган хайваннарның санын арттыру һәм туристлар өчен махсус ферма ачарга ниятлиләр🐫 «МАРШРУТ: АВЫЛ» проекты кысаларында без туган җиребездә яшәүче, үз тырышлыгы нәтиҗәсендә матурлык тудыручы кешеләр белән танышуыбызны дәвам итәбез! Маршрутның киләсе ноктасы Тукай районының Новый поселогы💚