🌿 «МАРШРУТ: АВЫЛ» — ИКЕНЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШ
🌿 «МАРШРУТ: АВЫЛ» — ИКЕНЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШ Авылның матурлыгы — аның табигатендә генә түгел, үз һөнәренә тугры булган кешеләрендә дә. Бу чыгарылышта без Мөслим районы Метрәй авылы егете, кул остасы Алмаз Фәттахов белән танышабыз. 🏡 «Тәрәзә йөзлеге — өй күрке», — дип юкка гына әйтмиләр. Бүгенге көндә калайдан матур бизәкләр ясаучы кешеләрне еш очратып булмый. Ә Алмаз үз куллары белән бу эш белән шөгыльләнә. Аның һәр эшендә үзенчәлекле миллилек чагыла. Тәрәзә йөзлеге — өйнең гади генә бизәге түгел. Ул — йортның йөзе, авыл өйләренең күрке һәм әби-бабайлардан килгән матурлыкның бер чагылышы. «МАРШРУТ: АВЫЛ» белән без туган җиребездә яшәүче, үз хезмәте белән матурлык тудыручы кешеләр белән танышуны дәвам итәбез! 💚