🌿«МАРШРУТ: АВЫЛ» - БИШЕНЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШ
🌿«МАРШРУТ: АВЫЛ» - БИШЕНЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШ Бүгенге «Маршрут: Авыл» тапшыруыбыз безне Тукай районының Яңа поселогына алып килде. Биредә татар халкының тәмле милли ризыкларын җиренә җиткереп әзерли белүче, кунакчыллыгы белән дан казанган Тәнзилә апа Зарифуллина яши. Әйдәгез, бергәләп аның белән танышып, аш-су остаханәсенә күз салыйк🧑🏼🍳 Аш-суга осталык хуҗабикәгә әнисеннән күчкән. Нәни кызчык булганда ук ул аш-су бүлмәсендә әнисенә булышып үсә, милли ризыклар әзерләү серләренә шулай балачактан төшенә. Тәнзилә апа бик тә уңган хуҗабикә, ә аның таба ашларын авыз иткән һәркем аны мактап туя алмый.Килгән бер генә кунакны да ул гөбәдия, өчпочмак, чәк-чәк белән сыйлап, чәй эчертмичә җибәрми. Татар халкында чәк-чәк һәм гөбәдиядән башка бер генә мәҗлес тә, бәйрәм дә үтми, алар хөрмәт белән кунакларны каршы ала торган ризыклар рәтендә. Бигрәк тә гөбәдия пешерү буенча Тәнзилә апаның үз рецепты. Иң мөһим сере — ризыкны күңел җылысын биреп, теләкләр тели-тели мәхәббәт белән пешерүдә. Шуңа да аның гөбәдиясе генә түгел, башка таба ашлары да тирә-якта дан тота♥️ Әгәр сез дә Яңа поселогына юл тотсагыз, Тәнзилә апа сезне гөбәдия белән сыйларга һәрвакыт әзер☕️