Угур Йылмаз: Идел буе төбәкләренең яшь артистларына Төркиядә чыгыш ясарга ярдәм итәбез
Угур Йылмаз: Идел буе төбәкләренең яшь артистларына Төркиядә чыгыш ясарга ярдәм итәбез Идел буе төбәкләренең яшь талантлы артистларына Төркиядә чыгыш ясарга һәм халыкара мәйданчыкларга чыгарга ярдәм күрсәтеләчәк. Бу турыда Казанда Төркия Республикасы төзелүнең 103 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы кабул итү чарасында Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз белдерде. Ярдәм барлык консуллык округын – Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Мордовия, Башкортстан һәм Самара өлкәсен үз эченә ала. #ТатарЭстрадасы #ЯрЧаллы