Лилия Муллагалиеваның авыр кайгысын уртаклашабыз!🤲🏽
Лилия Муллагалиеваның авыр кайгысын уртаклашабыз!🤲🏽 Җырчының әтисе үлгән. «Җомга көнен көтеп, сабыр гына әткәем арабыздан китеп барды. Авыр операцияне кичереп, үз акылында, барысын аңлап, бар нәрсәгә кәнәгать булып китеп барды ул. Тормыш көрәш дип җанын биреп, яратып яшәде. Әткәебез белән хушлашу иртәгә авылыбыздагы йортыбызда була. Урының җәннәт түрләрендә булсын әткәем! Видеода әле бер ай элек чамасы уйнаган гармун моңы яңгырый.»
Канал в каталоге Максиметера
1 481 подписчиков · Медиа и блоги