🌸 Бүген матур, мәгънәле җырлары белән халкыбыз күңелендә урын алган шәхес, композитор ... — 20 мая 2026 г. в 23:23:03.553
🌸 Бүген матур, мәгънәле җырлары белән халкыбыз күңелендә урын алган шәхес, композитор Ринат Гобәйдуллинның тууына 75 ел. Ринат Гобәйдуллин оештырган «Сердәш» ансамбле Татарстанда беренче «Яшь йолдызлар мәктәбе» буларак билгеле. Композитор тырышлыгы белән Габидулла Хөрмәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Рәсүл Салихов һәм башка җырчылар зур сәхнәгә чыкты ☑️ Ринат Гобәйдуллин 200ләп җыр һәм Минзәлә, Әлмәт, Оренбург, Уфада 10нан артык спектакльгә музыка иҗат иткән шәхес. Иң билгеле җырлары — «Бир кулыңны, гүзәлем», «Чаллы сириннәре», «Күңелеңә авыр алма», «Күчмә кошлар», «Рәхмәт, тормыш» 🎵 Ринат Гобәйдуллин җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр... 💜

