Алып баручы, музыкант Ильмир Ямалов чираттагы дәүләт бүләгенә лаек булган 🎖️ Аңа «Мәга... — 25 мая 2026 г. в 16:35:12.670
Алып баручы, музыкант Ильмир Ямалов чираттагы дәүләт бүләгенә лаек булган 🎖️ Аңа «Мәгарифтәге казанышлар өчен» медале тапшырылган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үзе хәбәр итте ☑️ «Әнием гомере буе тәрбияче-педагог булды, хезмәттә генә түгел, тормыш үрнәгендә дә... Шуңа күрә мәгариф өлкәсендә хезмәт кую — безнең тамырлардан килә дисәк тә була», — дип язган ул. Ильмир Ямалов бүген фольклор, педагогика һәм мәдәният өлкәләрен берләштереп эш алып баруын да билгеләп үткән. «Зур планнар куеп алга атлыйбыз», — дигән ул 👏🏼

