1 октябрьдә Кайбычта «Зөя буе татарлары» дигән чара уза — 30 сентября 2026 г. в 08:58:03.279
1 октябрьдә Кайбычта «Зөя буе татарлары» дигән чара уза Бөтендөнья татар конгрессы яңа форматта «Зөя буе татарлары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен оештыра. 2030 елгы Халык исәбен алу кампаниясенә әзерлек кысаларында һәм Бөтендөнья татар конгрессы эш планы нигезендә, 2026 елның 29, 30 сентябрь, 1 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шарипов Ирек Илдус улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Язкәр улы җитәкчелегендә “Зөя буе татарлары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. Олы Кайбыч мәдәният йортында 1 октябрьдә 14.00 сәгатьтә уза. Оештыручылар сезне дә чакырып кала! Керү ирекле. Туган ягыбыз тарихы белән кызыксынучылар өчен бу чара аеруча да кызыклы булачак.