Кошманда сайлауларда берничә буын бер йортта гомер кичерүче гаиләләр дә актив катнаша
Кошманда сайлауларда берничә буын бер йортта гомер кичерүче гаиләләр дә актив катнаша Озак еллар сәүдә өлкәсендә хезмәт куеп, бүген лаеклы ялда булган Гөлгенә Фәйзуллина тормыш иптәше — Югары Кошман мәчете имамы Фәрит Фәйзуллин белән ике бала тәрбияләп үстергән. Алар уллары Фәнис, киленнәре Ландыш һәм оныклары Айсылу, Энҗе, Каюм белән бер йортта, үзара хөрмәт һәм татулыкта гомер кичерә. Фәйзуллиннар көндәлек тормышта гына түгел, җәмәгать эшләрендә дә бергә. Сайлау көнендә Гөлгенә апа улы Фәнис, килене Ландыш һәм оныгы белән бергә сайлау участогына килде. Берничә буынның гаилә белән сайлауга килүе — өлкәннәрнең үрнәгенә таянып, яшьләрнең дә ил-көн тормышына битараф булмавын күрсәтә.
Канал в каталоге Максиметера
947 подписчиков · Госорганы и учреждения