🌍 Бөтендөнья татар конгрессы «Зөя буе татарлары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен ... — 1 октября 2026 г. в 16:12:14.261
🌍 Бөтендөнья татар конгрессы «Зөя буе татарлары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен уздырды. Әлеге чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары -Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты начальнигы Ирек Шәрипов, Кайбычның җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев катнашты. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова, А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының сакланучы тикшеренүләр бүлеге мөдире Радион Хәмзин, ТР Милли китапханәсенең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегенең сектор мөдире Лениза Заһитова чыгыш ясады.