Өлкәннәр декадасында Галия Кайбицкая музеенда яшьлек җырлары яңгырады.
Өлкәннәр декадасында Галия Кайбицкая музеенда яшьлек җырлары яңгырады. Иске Чәчкаб авылы өлкәннәре ветераннар Советы рәисе Гөлнар Хәйретдинова җитәкчелегендә «Картаямени соң йөрәк?»дигән очрашуга килделәр. Аларның яшьлек җырларына стенадагы рәсеменнән Галия Кайбицкая үзе дә кушылды кебек. Бер мизгелгә бер бүлмәдә, бер үк җырларда үткән белән бүгенге очрашты. Ветераннар өчен бу очрашу яшьнәп үткән яшьлек елларына сәяхәт булса, музей өчен тарихның экспонатларда гына түгел, хәтерләрдә, хис-кичерешләрдә сакланганын раслаучы дәлил булып тора. В декаду пожилых людей музей Галии Кайбицкой с особой теплотой встречал дорогих гостей - ветеранов. Для них провели специальную экскурсию по залам музея. Ветераны с интересом рассматривали подлинные вещи- узнавали в деталях эпохи знакомые мотивы собственной юности. В завершение встречи в уютной музейной гостиной организовали небольшое чаепитие и побеседовали по душам.