Теләкәй мәктәбендә узган "Укучының уңышка юлы" исемле интеллектуаль уеннан куанычлы яң... — 19 мая 2026 г. в 11:41:56.114
Теләкәй мәктәбендә узган "Укучының уңышка юлы" исемле интеллектуаль уеннан куанычлы яңалык килеп иреште. Укучылар 7 станциядә төрле сорауларга җаваплар бирде, мәьәләләр чиште, дару үләннәрен танып, дәвалау үзлекләрен әйттеләр. Татарстан картасы буенча сәяхәт, беренче ярдәм күрсәтү, химия лабораториясендә матдәләрне тану, кулланылышы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Безнең "Кырмыскалар" командасы 6 класс укучысы Камалетдинова Зилә, 7 класс укучысы Җәмилов Нәфис, 8 класс укучысы Хәбибуллина Динара составында мәктәп данын яклады. Алар 1 урында !!! Котлыйбыз!

