Мәктәбебездә 6–18 апрель көннәрендә узган «Гагарин ункөнлеге» югары дәрәҗәдә тәмамланды... — 20 апреля 2026 г. в 09:05:01.440
Мәктәбебездә 6–18 апрель көннәрендә узган «Гагарин ункөнлеге» югары дәрәҗәдә тәмамланды. Бу вакыт эчендә укучыларыбыз космосның серле дөньясына чумдылар. Ункөнлек кысаларында яшь рәссамнарыбыз үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп, гаҗәеп космос манзараларын тасвирладылар. Китапханәдә оештырылган махсус күргәзмә аша балалар Галәм турындагы кызыклы басмалар белән таныштылар. «Мөһим турында сөйләшүләр» дәресләре аеруча эчтәлекле узды. Укучылар космос тарихын гына түгел, ә Галәм киңлекләренең Татарстан һәм Казан белән бәйләнеше турында да бик күп яңа мәгълүмат белделәр. Безнең төбәкнең космонавтика үсешенә керткән өлеше һәркемдә горурлык хисләре уятты. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез! Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

