Яңа уку елы башланыр алдыннан Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләренең традицион авгу... — 27 августа 2026 г. в 05:42:54.847
Яңа уку елы башланыр алдыннан Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды. Пленар утырыш «Район мәгарифе – уңыш территориясе: кечкенә адымнардан зур казанышларга таба» дигән очраклы булмаган тема астында оештырылды. Әлеге мөһим чарада мәктәбебезнең укытучылар коллективы да катнашты. Конференциядә узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, мәгариф өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр күтәрелде, алдагы уку елына максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Бигрәк тә тәрбия мәсьәләләренә басым ясалды. 2026-2027 нче уку елы башланырга санаулы көннәр калып килә. Яңа уку елы уңышларга, яңа казанышларга һәм сөенечле вакыйгаларга бай булсын!

