Актаныш районы мәктәп ашханәләре арасында “Иң яхшы ашханә” исеменә лаек булу өчен узучы... — 24 апреля 2026 г. в 12:46:19.744
Актаныш районы мәктәп ашханәләре арасында “Иң яхшы ашханә” исеменә лаек булу өчен узучы бәйге дәвам итә. Безнең мәктәп ашханәсе әлеге мәртәбәле бәйгенең II турында катнашу хокукы яулады. Бүген мәктәбебездә жюри әгъзалары булып, алар мәктәп ашханәсенең эшчәнлеге, туклану сыйфаты, ризыкларның төрлелеге, санитар таләпләрнең үтәлеше һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе белән таныштылар. Пешекчебез Дәлия апа үзенең осталыгын, күңел җылысын кушып пешергән ризыкларын тәкъдим итте. Мәктәп ашханәсе — ул бары тик туклану урыны гына түгел, ул балалар сәламәтлеге, сыйфатлы туклану урыны да. Бәйгедә җиңү белән сөенергә насыйп булсын дип телибез! Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

