Бүген безнең мәктәптә мөһим һәм эчтәлекле очрашу булды! 🤝
Бүген безнең мәктәптә мөһим һәм эчтәлекле очрашу булды! 🤝 Кунагыбыз — Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Ефимов Радик Михайлович. Ул укучыларга һәм укытучыларга Мамадыш муниципаль районында булып узган мөһим вакыйгалар турында сөйләде. Шулай ук районыбызның мөмкинлекләре, үсеш юллары һәм киләчәк перспективалары турында кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты. Радик Михайлович үзенең эшчәнлеге, авыл җирлеге башлыгының бурычлары һәм җирлектә алып барыла торган эшләр турында сөйләде. Очрашу барышында укучылар авыл җирлеге белән идарә итү, халыкның көндәлек мәсьәләләрен хәл итү һәм туган якны үстерүдәге эшчәнлек белән таныштылар. Очрашу укучыларга җирле үзидарә эше турында мәгълүмат алырга ярдәм итте. Район тормышы белән якыннан танышу, киләчәккә планнар турында белү бик файдалы булды. Кызыклы һәм мәгълүмати очрашу өчен Радик Михайловичка зур рәхмәт! 🌟 Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #НавигаторыДетства #СоветникПоВоспитанию #Росдетцентр #НавигаторыДетстваРТ #Воспитание #Мамадыш #МамадышскийРайон #ДусметскоеСельскоеПоселение #МестноеСамоуправление #ШкольнаяЖизнь #Встреча #Учащиеся #РоднойКрай