КАНАЛ - МБОУ «Иштеряковской ООШ» с дошкольной группой «Милэушэ» ТМР РТ
Образование · 26 сентября 2026 г.
Ел саен 27 сентябрәдә без мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче барлык хезмәткәрлә...
Ел саен 27 сентябрәдә без мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче барлык хезмәткәрләрне – тәрбиячеләрне, методик хезмәткәрләрне, логопедларны, психологларны, музыка җитәкчеләрен, физкультура инструкторларын, ярдәмче тәрбиячеләрне һәм башка хезмәткәрләрне котлап, аларның хезмәтенә рәхмәт әйтәбез. Бу бәйрәм балаларның иң беренче адымнарын күзәтүче, аларның үсешенә зур өлеш кертүче кешеләрнең хезмәтенә игътибарлы булу өчен мөһим. Чөнки тәрбияче булу – гади генә эш түгел, бу – зур сабырлык, мәхәббәт һәм киң күңеллелек таләп итүче изге хезмәт. Балалар тормышында тәрбиячеләрнең роле бәхәссез. Алар кечкенә шәхес формалашуга бик күп энергия, мәхәббәт һәм белем бирәләр. Бүген,Иштирәк мәктәбенең төрле яшьтәге мәктәпкәчә төркемендә "Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр" көненә багышланган күркәм чара узды. Аны мәктәпкәчә төрле яшьтәге төркемендә тәрбияләнүче балалар матур итеп әзерләп үткәрде (тәрбиячеләре - Нургалиева Н. М һәм ярдәмче тәрбияче Зайнутдинова И. В.) Бәйрәмгә балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыгучы ветераннарыбыз килде. Балалар күңелле итеп җырладылар, дәртле биюләр биеделәр. Алар үзләренең шигырьләрендә балалар бакчасында эшләүчеләргә хөрмәт күрсәтеп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Безнең төркемдә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре котлау сүзләре әйттеләр, төркемдә хезмәт итүчеләрне котлап җырлар җырладылар. Бәйрәм эчтәлекле һәм онытылмаслык булып үтте. Кадерле коллегалар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Сез шулкадәр күп игелек һәм наз бүләк итәсез, Аллаһ Сезгә көн саен ныклы сәламәтлек һәм илһам бирсен! Наиля Маратовна,Иштирәк мәктәбенең төрле яшьтәге мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе.