Быел җәй Татарстанда «Ура, Авылга!» проекты уза. Әлеге проект кысаларында татар авыллар... — 17 июня 2026 г. в 12:52:21.775
Быел җәй Татарстанда «Ура, Авылга!» проекты уза. Әлеге проект кысаларында татар авылларында балалар өчен милли юнәлештәге сменалар оештырыла. Балалар татар мохитендә, әбиләр-бабайлар, яшьтәшләре янында татар телен өйрәнәләр, милли гореф-гадәтләрне барлыйлар, авылда ял итәләр. "Ура,авылга!" проекты Иске Ибрай авылында да оештырыла. Балаларны һәм яшүсмерләрне мастер-класслар, Сабантуй, халык уеннары, көрәш, милли биюләр һәм татар, чуаш, удмурт һәм мари мәдәниятләре белән танышу көтә. Смена 18 июньнән 22 июньгә кадәр узачак. 18 июнь көнне "Ура,авылга!" проектын ачу тантанасы була.Башлана сәгать 11 дә. Барыгызны да бәйрәмгә чакырып һәм көтеп калабыз. Бәйрәм мәктәп яны спорт мәйдәнында уздырыла.

