"Ура,авылга! проектының икенче көне. Бүген көн бик үзенчәлекле үтте.Татар халык уе... — 19 июня 2026 г. в 19:14:04.303
"Ура,авылга! проектының икенче көне. Бүген көн бик үзенчәлекле үтте.Татар халык уеннарын уйнаганнан соң,балалар 2 төркемгә бүленделәр.Беренче төркем Сулейманов Рамил абыйның кул эшләре белән танышса,икенче төркем мәдәният йортында уздырыласы мастер- класска барды.Балалар "Читек" мастер-классында катнаштылар һәм үзләре дә эшләделәр.Шулай ук, мәдәният йортында оештырылган музейда булдылар.Кичке ял оештырып "Минтимер һәм аның дуслары" дип исемләнгән фильм карап үтелде.Бу көн балаларның күңелендә калыр дип ышанып калабыз.

