Хәерле көн хөрмәтле авылдашлар. — 24 августа 2026 г. в 10:35:44.372
Хәерле көн хөрмәтле авылдашлар. Мул көзләргә керәбез, бакча тулы нигъмәт. Нәрсә ашасак шул бар. Шөкерана кылып яшәргә язсын. Егетләребезгә шушы муллыктан, елдагы традиция буенча яшелчәләр белән бүлешеп, файдалы савап эшлибезме. Һәр хуҗалык берәр чиләк бәрәңге белән ярдәм итсә, зур ярдәм булыр иде. Коры аш ясау өчен иң күп кирәге бәрәңге. Кишер, чөгендерне ике шәхси хуҗалык җитәрлек күләмдә бирәбез диделәр. Акча да чыгарып бирәсе түгел, чын күңелдән бәрәңгедән күпмедер өлеш чыгара алсагыз, шуңа рәхмәтле булыр идек. Китерү урыны ике авылда да мәдәният йорты.

