Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә Габдулла Кариев истәлегенә оештырылга... — 13 июня 2026 г. в 10:19:33.248
Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә Габдулла Кариев истәлегенә оештырылган күргәзмә аеруча үзенчәлекле һәм кызыклы проект булды.🤩 «Габдулла – яктылык» спектаклен карарга килгән тамашачылар Г. Кариев белән тулырак музей экспонатлары аша да таныша алдылар. Бөек шәхеснең шәхси әйберләрен күрү бөтенләй башка төрле тәэсирләр калдыра бит.❤️ 🏛️Экспонатлар турында тулырак Татарстан Милли музее фәнни-экспозицион бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина сөйләде.

