Кичәге «Матур City» спектакле аеруча күтәренке рухта үтте!😍 — 16 июня 2026 г. в 10:45:35.142
Кичәге «Матур City» спектакле аеруча күтәренке рухта үтте!😍 Моңа сәбәп тә бар – күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кичә, тамаша тәмамлангач, Г. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов актрисаны әлеге күркәм бәйрәм белән ихлас котлады.🌟 Без дә бу матур котлауларга кушылабыз! Ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм иҗади уңышлар телибез! 💐

