Әти!
Әти! Батыр да, кыю да, шул ук вакытта нечкә күңелле дә, бала җанлы да була белә әтиләр. Әтинең сүзен бер әйтүдә ишетергә сәләтле без. Кечкенә чакта җылы кочагына алып, баштан сыйпаган, иң матур, иң тәмле әйберләрне сатып алган кеше дә - ул. Бирешмәскә, югалып калмаска, җирне, кешеләрне яратырга өйрәткән әтиләр дә күп. Кем өчендер әти бары тик - рамкадагы сурәт һәм күңел түрендә йөрткән хатирәләр... Кемнеңдер әтисе - бары төшләрендә. Кемнекедер - догаларында. Спектакльләребездәге әти образларын барлаганда да әле көлдек, әле күңел тулды... Алар хакындагы фикерләрне, алар үзләре әйткән сүзләрне туплап, әтиләр көне уңаеннан монда калдырабыз🤎