"КАЗАНСКОЕ ТЕАТРАЛЬНОЕ УЧИЛИЩЕ" (ТЕХНИКУМ) ИМЕНИ Ш.Х.БИКТЕМИРОВА
Образование · 6 июля 2026 г.
Училищебызның 3 татар курсы студентлары (Хәйруллин Илдар. З. остаханәсе) 3, 4 июль көнн... — 6 июля 2026 г. в 09:06:10.011
Училищебызның 3 татар курсы студентлары (Хәйруллин Илдар. З. остаханәсе) 3, 4 июль көннәрендә Камал театрында булып узган "Туган батыр" премьерасында катнаштылар! Спектакль бик күңелле һәм мавыктырыгыч! Матур җырлар һәм биюләр белән үрелеп бара. Кечкенә балаларга да, яшүсмерләргә, зурларга да карар өчен менә дигән вариант! Студентларга да спектакльдә катнашырга, шушы могҗизаның бер өлеше булырга бик ошады! Зур сәхнәдә, танылган артистлар белән берлектә тамашачы каршында чыгыш ясау бик зур тәҗрибә булды! Үзләрен профессиональ яктан сынау өчен бу менә дигән мөмкинлек! Тизрәк премьераны килеп күрегез! Тылсым һәм сихри әкият дөньясына сәяхәт итәсегез килсә - юл "Туган батыр" спектакленнән башлана!

