Китап — 26 апреля 2026 г. в 12:51:13.101
Китап Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, - Шул вакытта мин кулыма Китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам; Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәткүче йолдызым; Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем; Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта, Рәхмәт әйтәм укыганым шул Китапка; Ышанычым арта минем үз-үземә, Өмид берлән карый башлыйм булачакка. Г.Тукай

