Без юлларга чыктык кына,
Без юлларга чыктык кына, Күңелдә якты теләк. Иң дөрес, иң туры юлны Сайлашырга сез кирәк. Алда көрәшләр дә булыр, Югалып калсак кинәт – Егылганда тотынырга, Көч бирергә сез кирәк. Сүнгән чакта өметебез, Калмаган чакта терәк, Күз яшьләрен сөртә-сөртә, Юатырга сез кирәк. Боекмас өчен күңелләр, Кимсенмәс өчен йөрәк – Сез кирәк, укытучылар, Безгә һәрчак сез кирәк! ФӘНИС ЯРУЛЛИН