Яңавыл районының Кисәк-Каен авылында туып үскән, хәзерге вакытта Уфада яшәүче хөрмәтле ... — 29 марта 2026 г. в 03:27:48.013
Яңавыл районының Кисәк-Каен авылында туып үскән, хәзерге вакытта Уфада яшәүче хөрмәтле авылдашыбыз Насыров Зәки Ильяс улы 29 мартта үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Без, Кисәк-Каен мәктәбенең педагог коллективы укучылар, ата-аналар исеменнән Сезне искиткеч гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Шәхсән Сезнең сизгер житәкчелегез, профессиональ осталыгыгыз ярдәмендә авылыбызда хазерге заман таләпләренә жавап бирерлек, югары дәрәжәдәге белем бирү йорты-яңа мәктәп төзелде. Мәктәптә уңай шартлар, имен мохит тудырылган. Яңа жиһазлар, зур, якты класслар укучыларга тагында тырышыбрак укырга, ә безгә бар көчебезне салып эшләргә мөмкинлек бирә. Сезне һәрвакыт жылы сүзләр белән, рәхмәтләр эйтеп искә алабыз, Сезнең белән горурланабыз. Бүген шундый шатлыклы көндә Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә именлеге, озын бәхетле гомер, киләчәктә үтәсе юлларыгызга яктылык, туганнарыгызның хәстәрлеген тоеп, бетмәс-төкәнмәс энергия белән яшәвегезне телибез. Бәхет һәрчак сезнең юлдашыгыз булсын, ә оптимизм тормыш буйлап алга барырга ярдәм итсен. Авырлыклар килмәсен, чирләр тимәсен. Якын кешеләрегез гел янәшә булсын, теләкләрегез чынга ашсын. Сезне котлап һәрчак кояш чыксын, Сезне котлап жилләр иссеннәр. Яшәү матурлыгы, яме булып Көн артыннан көннәр үтсеннәр! Чиксез рәхмәтләр һәм изге теләкләр белән Кисәк-Каен мәктәбе коллективы!

