Казанда «Әдәби фест» дип аталган өч көнлек әдәби фестиваль узачак! — 1 октября 2026 г. в 11:47:22.087
Казанда «Әдәби фест» дип аталган өч көнлек әдәби фестиваль узачак! Чара Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла. Төп партнер — Бөтендөнья татар яшьләре форумы. 🔵 9-11 октябрь көннәрендә; 🔵 Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86) Өч көн дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданында әдәбият, музыка, кино һәм театр сәнгатьләре очрашачак. Фестиваль программасында: 📖 әдәби маркет ❓ лекторий 📂 балалар почмагы 💡 фильм карау 🔖 иммерсив спектакль 📘 китап алмашу — буккроссинг ✨ шигъри-музыкаль кичәләр Тулы программа берничә көннән игълан ителәчәк. Әдәби фестта очрашканчы!