Хазина- Тур — 21 августа 2026 г. в 17:28:51.594
Хазина- Тур Уфа-Казан юлы такыр, Һәр чакырымы хакка. Машиналар кызу йөри, Видеокамера сакта. Хазина-Тур Чурагулда, Барыбыз да кунакта. Рамиль Чурагулов үзе, Кунакчыл да, тыйнак та. Безне җылы каршы алды Ринат- автобус хуҗа. Егерме ел йөри икән, Күрми бернинди нужа. Илле урынлы өр яңа, Мерседес автобуста, Җырлап-биеп күңел ачкач, Барыбыз туган- дус та! Машинасы да селкетми, Искиткеч тигез юллар. Мәскәү- Владивосток трасса- Яңа салынган юллар... Минзәлә, Мамадыш үтеп, Казанга якынлаштык. Юл буенда туктый-туктый, Халык белән таныштык... Казан шәһәре бик матур, Үзенә тартып тора. Күп шәһәрләр көнләшерлек- Ерактан балкып тора! \дәвамы булачак\ Файлас. 21.08.26 ел.

