"Хазина Тур" хуҗасы — 24 августа 2026 г. в 09:55:28.545
"Хазина Тур" хуҗасы "Хазина Тур" ны белмәгән, Күрмәгән кеше әздер. Туристлар аны ярата- Күпләр йөрегән бардыр. Комил Сиразетдинов ул, "Хазина Тур" хуҗасы. Бар илләрне дуслаштыра, Күпне туганлаштыра. Комил Олим улы уңган, Бар яклап та җитлеккән. Җәмәгатьчелек кешесе, Башлыкта да киңәшче. Бөтерчек диеп торырсың, Бар җиргә дә җитешә. Уфа, Мәскәү, Питерда да- Казанда яшәсә дә. Бала Казанда укыгач, Ике арада яши. Уфа-Казанның юлына Бөртек тузан төшерми... Багдадта туып үссә дә, Краснокамада яши. Укып тәрбияне ала, Чын кеше булып ныгый. Кырык уч яшьтә генә дә, Күп илләр аяк баскан. Инде егерме ел элек, Уфа-Казан Тур ачкан. Узган елда "Юлдаш Хит" та Ел меценаты булган. Фән кандидаты да булыр- Диссертация язган. Болгар, Свияжск, Елабуг Һәм башка күп шәһәрләр, Ташкент, Сәмәркәнд, Бухара Хазина проектында. Агыйдель аша күперне Салу инициаторы. "Поле Чудес" та катнашты, Степендиат булдырды... Аның проектлары бик күп, Киләчәге бик якты. Рәхмәт Хатлары да күпләр, Уңышлары бик яхшы. Инглиз телен яхшы белә, Юридик белеме бар. Кеше белән сөйләшүе, Акыл күрсәтеп тора. Игътибарлы, ихтирамлы, Ягымлы күз карашы. Теләгән телдә сөйләшә, Кешесенә ярашлы... Уфада да, Казанда да Ул безгә юл күрсәтте. Интеллектуаль ягыннан, Күп нәрсәгә өйрәтте... Киләчәктә дә уңышлар Һәрвакыт юлдаш булсын! Шулай актив, сәламәт бул, Теләк тормышка ашсын! Файлас. 24.08.26 ел.

